Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 462 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала исәпләнә. Бу — 2025 ел йомгаклары буенча мәгълүмат. Опека бүлеге белгечләре уңай динамиканы билгели: соңгы биш елда аларның саны тотрыклы рәвештә кими. Бу хакта опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Иван Калинин сөйләде.

Яр Чаллыдагы 393 гаиләдә 462 бала опекага алынган. Тагын 41 балага, тормышның билгеле бер чорында балалары белән аерылып торырга мәҗбүр булган ата-аналар ризалыгы белән, опека рәсмиләштерелгән.

Шулай ук опека бүлегендә уллыкка алынган балалар тәрбияләүче 362 гаилә исәптә тора, аларда 18 яшькә кадәрге 389 бала яши.

Баш тартуларны профилактикалау һәм алыштыручы гаиләләргә ярдәм итү өчен психологлар белән эш оештырылган, гаиләне җайга салуга ярдәм итү үзәге белән берлектә балалар-ата-аналар сменалары, ятимнәр арасыннан булган студентлар белән очрашулар, хокукый ярдәм көннәре, бәйрәмнәр һәм социаль партнерлык мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелә.

Шул ук вакытта узган ел опекуннарның үз бурычларын үтәүдән алты тапкыр баш тартуы теркәлгән. Шуларның берсе — балигъ булмаган баланың инициативасы белән, өчесе — опекуннар инициативасы белән, икесе — опекунның сәламәтлеге торышы аркасында.

Бүлек хезмәткәрләре балигъ булмаганнарның хокукларын судта яклауда актив катнаша: узган ел белгечләр 1 428 суд утырышында катнашкан.

Льготага ия булган категориядәге гражданнарның торак хокукларын гамәлгә ашыру мөһим юнәлеш булып кала. Торак хокукларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында Опека һәм попечительлек бүлегендә урнаштырылган.

2025 елда бер кеше махсуслаштырылган фондтан фатир алган, тагын сигез кеше торак сертификатлары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Яр Чаллы халкы өчен уңайлык булдыру максатыннан, торакка документлар кабул итү хәзер турыдан-туры опека бүлегендә алып барыла.

Бүлекнең аерым контролендә суд тарафыннан эшкә яраксыз яки өлешчә эшкә яраклы дип танылган 1 943 балигъ булган опекадагы кеше тора. Белгечләр үз мәнфәгатьләрен мөстәкыйль рәвештә яклый алмаган кешеләргә тиз арада ярдәм күрсәтү өчен психоневрология диспансеры белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

2025 елда 292 кеше эшкә яраксыз һәм өлешчә эшкә яраклы дип танылган. Шуларның 24е психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларга урнаштырылган. Калган эшкә яраксыз гражданнар өстеннән опека яки попечительлек рәсмиләштерелгән.

Милек хокукларын яклау буенча да зур эш алып барыла: саклык исәп-хисапларыннан файдалану өчен 315тән артык рөхсәт бирелгән, торакның сакланышын раслаучы 150 акт төзелгән. Узган ел бу юнәлеш буенча гына да 2 000нән артык граждан шәхси кабул итүдә булган.

Бүлек җитәкчесе Иван Калинин хәзер ведомствоның Яр Чаллы проспекты, 53 нче йорт (32/16) адресы буенча урнашуын искәртте. Яңа бина хәрәкәте чикләнгән гражданнар ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган.

Барлыгы 2025 елда чаллылыларга 31 юнәлеш буенча 2 960 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелгән. Иң зур ихтыяҗ булган хезмәтләр — опека рәсмиләштерү һәм балигъ булмаганнар милке белән бәйле килешүләргә рөхсәт алу. Коллектив шәһәр халкына ярдәм күрсәтү вакытын кыскарту һәм эш процессларын камилләштерү юнәлешендә эшен дәвам итә.

Дүшәмбе, 2 март 2026, 09:45