Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. «Игътибар барыгызга да!» сигналы — хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына халыкның игътибарын җәлеп итүче бердәм сигнал. Ул сиреналарны, көчәйткечле тавыш элемтәсен, теле-радиотапшыруларны яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чараларының өзек-өзек гудокларын кабызу ярдәмендә бирелергә мөмкин.

Әгәр сез озак дәвам иткән сирена тавышларын ишетсәгез, аларның ни сәбәпле бирелүе турында аңлатманы көтегез. Көчәйткечләр аша җиткерелгән мәгълүматны ахырына кадәр тыңларга яки кичекмәстән телевизорны яисә радионы кабызып, ашыгыч хәбәрне тыңларга кирәк.

4 мартта Татарстанда түбәндәгеләр планлаштырылган: 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә — электр сиреналарын һәм сөйләм сиреналары җайланмаларын кабызу, башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә; 10:43 сәгатьтә — сөйләм хәбәрен тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны өзеп кертү.

Халыктан тынычлык саклау сорала. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итәргә кирәкми: республика хәбәр итү системасы 1980 нче елларда ук булдырылган. Үткән дистә еллар дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде. Бу проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары җайланмалары урнаштырылган барлык урыннар белгечләргә билгеле. Нәкъ менә алар 4 мартта булган җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы вазифаи затларның эш-гамәлләрен тикшерәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка хәбәр итүнең яңа төбәк системасын булдыру буенча зур проект гамәлгә ашырыла.

Якшәмбе, 1 март 2026, 17:00