Бүген гадәти эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциягә ярдәм өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
«Хәрбиләребез исеменнән сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Анда булганда, сезнең ярдәмегезнең һәм терәгегезнең никадәр кирәкле һәм мөһим булуын аеруча аңлыйсың», — дип ассызыклады шәһәр мэры.
Шулай итеп, Россия Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазинның рәхмәт хаты белән Михаил Левашов бүләкләнде.
Махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле ирекле ярдәмчелек, хәйриячелек, гуманитар һәм башка төр ярдәм өчен «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән «Атл-Транс» компаниясе директоры Михаил Ревякин, «Семьсот дорог» транспорт компаниясе директоры Андрей Семиволков һәм эшмәкәр Олег Фролов бүләкләнделәр.


«Россия волонтерына» медале белән «КАМАЗ-Энерго»ның автокүтәргеч һәм автогидрокүтәргеч машинисты Рәүф Низаметдинов бүләкләнде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 март 2026, 08:00



