Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Герой өчен җылылык» киңкүләм акциясенә йомгак ясалды. Шәһәр халкының актив ярдәме нәтиҗәсендә волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен алты мең шәхси җыелма туплый алды.

Йөкне туплау шәһәр халкының төрле яшьтәге вәкилләре катнашында узды. Һәр посылкага салкын вакытта сугышчыларны җылытырга тиешле иң кирәкле әйберләр кертелде: җылы оекбашлар, бияләйләр, шулай ук чаллылылар үз куллары белән ясаган окоп шәмнәре. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәрнең барлык мәктәпләре укучылары язган хатлар һәм открыткалар - аеруча кадерле. 

«Герой өчен җылылык» акциясе гражданлык бердәмлегенең ачык мисалына әверелде, ул ата-аналарны, педагогларны, укучыларны һәм җәмәгать активистларын уртак эшкә берләштерде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, яшьләрнең мондый чараларда катнашуы буыннар дәвамчанлыгын һәм алгы сызыкта булганнарга ярдәм итүнең әһәмиятен күрсәтә.

Гуманитар йөк билгеләнгән урыннарга озатылды. Яр Чаллыдан җибәрелгән посылкаларны Северодонецк һәм Волноваха шәһәрләрендәге сугышчылар алачак.

Җыюны оештыручы һәм «Герой өчен җылылык» партия проекты җитәкчесе булып «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Светлана Грачева чыкты.

Дүшәмбе, 2 март 2026, 11:44