Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Роза Бәдриевна Андреева 97 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев ярдәмчесе һәм Шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эшләр идарәсе башлыгы Лилия Әдһәмова котлады. Гаиләсе янында аңа котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Роза Бәдриевна 1929 елның 28 февралендә Түбән Суыксу авылында туган, ике яшендә Яр Чаллы шәһәренә күченгән. 1951 елда Алабуга укытучылар институтын тәмамлаган. 2 нче мәктәптә биология һәм география дәресләре укыткан. 1957 елда даими яшәү урыны итеп Яр Чаллыга күченгән.
Роза Бәдриевна 2 бала тәрбияләп үстергән, 2 оныгының уңышларына сөенә.
Ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей даталары уңаеннан бирелгән медальләр белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Алексеевна Тимонина 81 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Мария Алексеевна Германиянең Ардамент шәһәрендәге концлагерьда туган. Концлагерь азат ителгәннән соң, әти-әнисе белән бергә Орел өлкәсенең Казарь авылына кайта, анда колхозда хезмәт куялар.
1961 елда Мария Алексеевна шикәр заводына эшкә урнаша. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә, һәм пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ»ның Литейный заводында инженер булып эшли. Мария Алексеевна 2 бала тәрбияләп үстергән, 14 оныгы бар.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 март 2026, 15:15



