Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенчамахсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшыралар. Мәсәлән, Үзәк районында бүләкләрне 1 180 гаилә алачак, аларны тапшыруда Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин да катнаша..jpg)
.jpg)
Комсомол районында 1 060 азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновнага бүләкне Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗәнов тапшырды. Ул аны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан концертка чакыру тапшырды. «Безнең өчен саклаучыларыбызның гаиләләре белән даими элемтәдә булу мөһим. Сез — безнең терәк, сезнең ныклылыгыз һәм ышанычыгыз барыбызга да ярдәм итә», — дип билгеләде Комсомол районы хакимияте башлыгы.


Автозавод районында да сугышчыларның гаиләләренә, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 1 032 азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 март 2026, 08:33



