Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы депутат төркеменең күчмә утырышының төп темасы республика сәнәгать объектларында студентларның җитештерү отрядлары эшләве өчен шартлар тудыру булды. Очрашу мәйданы итеп «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте сайланды.

Утырышта РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Россия студентлар отрядлары» күзәтчелек советы рәисе Михаил Киселев, РФ Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина, Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева, ТР Дәүләт Советындагы «ТНВ» депутат төркеме әгъзалары, «КАМАЗ» вәкилләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре катнашты.

«Студентлар отряды — ул эшкә урнашу гына түгел. Ул үзеңне төрле һөнәрләрдә сынап карау, кайсы белгечлек сине илһамландыра икәнен аңлау өчен уникаль мөмкинлек. Шулай ук студентлар отрядлары буыннар бәйләнешен дә ныгыта», — дип ассызыклады Әлфия Когогина.

КАМАЗда студентлар отрядлары белән эшләү системасы — сәнәгать предприятиесенең яшьләр белән хезмәттәшлеге өчен үрнәк модель дип белдерде Михаил Киселев. Бүген студентлар отрядлары хәрәкәте Владивостоктан алып Калининградка кадәр якынча 400 мең кешене берләштерә һәм зур инфраструктура объектларында да проектлар гамәлгә ашыра. «Бүген КАМАЗда төзелгән кадрлар системасы — эталон. Беренчедән, яшьләрне сыйфатлы әзерләү һәм җитди сайлап алу бар: бер урынга кимендә өч кеше. Икенчедән, бу — остазлык системасы», — диде Михаил Киселев. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләрнең 67 проценты эш сайлаганда остаз булуына игътибар итә.

Михаил Киселев студентлар отрядлары хәрәкәтенең дәүләт ярдәменең яңа дәрәҗәсенә чыгуын да ассызыклады. Кануннарда эш бирүчеләр өчен салым ташламалары беркетелгән, ә ил Президенты йөкләмәсе буенча ел саен эшче һөнәрләр буенча якынча 54 мең яшь белгечне әзерләүгә 150 млн сум бүлеп бирелә.

Аның сүзләренчә, Татарстан бу хәрәкәтне үстерүдә алдынгы урыннарны били һәм иң яхшы җитештерү практикалары өчен федераль бүләкләр белән даими билгеләп үтелә. «Студентлар отряды — бу эштән күбрәк. Ул тормыш, патриотизм һәм җаваплылык мәктәбе», — дип йомгаклады парламентарий.

Сишәмбе, 3 март 2026, 12:58