Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча Яр Чаллыда 107 автозаправка станциясендә түбәләр торышын тикшерү буенча инспекция рейдлары үткәрелде. Төп максат — кышкы чорда объектларны хәвефсез файдалануны контрольдә тоту, аерым алганда, түбәләрне кар һәм боздан вакытында чистартуны тәэмин итү.
Тикшерүләр барышында белгечләр шәһәрнең барлык районнарын колачлады: Комсомол районында 44 автозаправка станциясе, Үзәк районында — 31, Автозавод районында 32 объект каралды. Станцияләрнең җитәкчеләре һәм администраторлары белән Төзекләндерү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Билгеләнгән нормалар нигезендә, түбәләрне, козырекларны һәм янәшәдәге территорияләрне чистарту бурычы тулысынча биналарның хуҗаларына һәм арендаторларына йөкләнә.
Искәртеп узабыз: әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен акчалата штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен штраф күләме 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Календарь ел дәвамында кабат шундый хокук бозу очрагы теркәлсә, канун нигезендә штрафлар арттырылган күләмдә салына.
Шәһәр халкы һәм кунаклары иминлеген тәэмин итү шәһәр хакимияте өчен өстенлекле бурыч булып кала, шуңа күрә шәһәр инфраструктурасы объектларын карап тоту буенча контроль чаралары планлы тәртиптә дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 март 2026, 09:31



