Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен котладылар: Тәлгать Салихян улы Салихяновка 95 яшь тулды, ә Фәүзәл Абдулла кызы Сафинага — 97 яшь. Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән шәхси котлауларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды. Очрашуларда шулай ук Шәһәр Советы депутаты Руслан Мостафин һәм Шәһәр Советы депутаты Руслан Гараев ярдәмчесе катнашты.

Тәлгать Салихянович — Мөслим районы Татар Шураны авылында туган. Сугыш елларында җирле колхозларда эшләгән. 1952–1955 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт узган. Аның хезмәт юлы тау сәнәгате белән бәйле: 1958 елда ул Донбасска күченгән һәм анда 32 ел буе шахтада забой эшчесе булып хезмәт куйган. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Яр Чаллыда 1989 елдан бирле яши.

Фәүзәл Абдулловна — Сарман районы Күктәк-Мирсәет авылында туган. Сугыш елларында ул авыл хуҗалыгы эшләрен Алабуга педагогика училищесында уку белән бергә алып барган. Аның сугыштан соңгы бөтен хезмәт эшчәнлеге мәгариф өлкәсенә багышланган. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгәннән соң, ул Чураш башлангыч мәктәбе директоры итеп билгеләнә һәм 1951 елдан пенсиягә чыкканчы шул мәктәпне өзлексез җитәкли. Яр Чаллыга 1980 елда күченеп килә.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2026, 14:00