Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Татьяна Фомовна Минеева котлаулар кабул итте. Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче ханым күркәм дата — 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Озын гомерле ветеранны котларга һәм аңа күпьеллык хезмәте өчен тирән рәхмәт белдерергә шәһәрнең рәсми вәкилләре килде. Тантаналы чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев ярдәмчесе, шулай ук «39 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәдинә Мөхәмәтҗанова катнашты.

Татьяна Фомовнаның тормыш юлы — гаҗәеп ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз иленә тугрылык үрнәге. Ул Минзәлә районының Кадрәг авылында туган. Бөек Ватан сугышының авыр елларында ул туган колхозында фидакарь хезмәт куйган, фронтны тәэмин итүгә һәм Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән. 1977 елда Татьяна Фомовна даими яшәү урыны итеп Яр Чаллыга күчеп килгән.

Ветеран үзенең иң зур байлыгы итеп зур һәм тату гаиләсен саный. Татьяна Фомовна дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның юбилеен үзе белән бергә җиде оныгы, җиде оныкчыгы һәм ике оныкчык баласы билгеләп үтә. Алар аны көн саен кайгырту, мәхәббәт һәм игътибар белән чолгап алалар.

Җомга, 6 март 2026, 15:00