Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Галина Павловна Шалавина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге күркәм дата уңаеннан ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән рәсми котлаулар тапшырылды. Шулай ук юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин да килеп тәбрикләде.

Галина Павловна Воткинск шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бухгалтерлык исәбе курсларын узган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.

1954 елда ул Григорий Иванович Шалавинга кияүгә чыккан. 1963 елда гаилә даими яшәү урыны итеп Яр Чаллыга күчеп килгән. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр «47 нче һөнәри училище» дәүләт учреждениесендә бухгалтер булып эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Фронтны тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык һөнәри хезмәте өчен Галина Шалавина дәүләт бүләкләренә лаек булган. Алар арасында — «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре һәм юбилей медальләре бар.

Җомга, 6 март 2026, 17:00