«Профессионалитет» федераль проекты (милли проект «Яшьләр һәм балалар») кысаларында шәһәр төзүче предприятиедә хезмәт куючы ата-аналар белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар очрашуы узды. Балалар алдында «КАМАЗ Лизинг компаниясе»нең төбәк директоры һәм КАМАЗның смена җитәкчесе чыгыш ясады. Чара Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм КАМАЗ йөк машинасының чыгарылуының 50 еллыгына багышланды.

Очрашу барышында кунаклар үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм видеороликлар ярдәмендә җитештерүнең колачын күрсәттеләр. Балалар КАМАЗ составына керүче заводларның структурасы белән таныштылар һәм табышмаклы тематик викторинада катнаштылар.

Чараның мөһим ягы булып мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме арасындагы дәвамчанлыкны тәэмин итү торды. Очрашуга 51 нче мәктәпнең 1 «Б» сыйныфы сыйныф җитәкчесе белән бергә чакырылды. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар завод хезмәткәрләренең теләк-киңәшләрен бергәләп тыңладылар. Предприятие вәкилләре балаларга укуда тырыш булырга, туган шәһәрне яратырга һәм, бәлки, киләчәктә КАМАЗ коллективына кушылырга теләделәр.
Урта һөнәри белем бирү системасын яңартуга, аны хезмәт базары ихтыяҗларына һәм икътисадның заманча чакыруларына туры китерүгә юнәлтелгән «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты составына керә. Яңа милли проект яшьләргә һәрьяклап ярдәм итүгә, белем бирүне үстерүгә, һөнәри үсешкә һәм яшьләрнең ил киләчәгендә актив катнашуына юнәлдерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 март 2026, 11:30



