Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1959 елның 12 октябрендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган.

Югары белемле.

1982 елда С.М. Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлы:

1982 елда – «Сергинолес» берләшмәсенең техника ремонтлау буенча мастеры.
1982 – 1984 елларда – «Татнефтегеофизика» тресты геофизика ремонт-комплектация конторасының автотранспорт цехы инженеры.
1984 – 1986 елларда – «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты секретаре.
1986 елда – «Татнефтегеофизика» трестының механо-энергетика бүлеге башлыгы.
1986 – 1990 елларда – КПСС Бөгелмә шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.
1990 – 1992 елларда – Бөгелмә Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
1992 – 1995 елларда – Бөгелмә районы буенча һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы урынбасары.
1995 – 1996 елларда – ТР Дәүләт Советы депутаты (даими нигездә).
1996 – 2005 елларда – ТР Бөгелмә районы хакимиятенең һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы.
2005 елда – «ТР Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы
2006 – 2010 елларда – ТР Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы.
2010 – 2014 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министры.
2014 елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары
2014 елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе.
2015 елның 23 сентябреннән шәһәр Хакиме.

Бүләкләре:

  • Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел;
  • «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, 2001 ел;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2003 ел;
  • «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 2006 ел;
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2006 ел;
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел;
  • «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале, 2014 ел.
  • Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хаты, 2016 ел;
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2016 ел;
  • «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, 2016 ел;
  • «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү өчен» күкрәк билгесе, 2018 ел;
  • Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасы, 2018 ел;
  • lI дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2018 ел;
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2019 ел;
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, 2019 ел;
  • «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел;
  • Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Мактау грамотасы, 2021 ел;
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2021 ел;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2023 ел;
  • Дуслык ордены, 2024 ел. 

kancel.chelny@tatar.ru
(8552) 30-55-07