Мы в социальных сетях

Описание:

   

 

Үз-үзләрен карау сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытка карау буенча стационарны алмаштыручы технологияләрне үстерү, аларның яшәү сыйфатын күтәрү максатындаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 31 августындагы 604 номерлы карар белән социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасында социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган, юридик хокуклы өлкән яшьтәге гражданнар өчен аларны тәрбиягә алучы гаиләләрне булдыру тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә расланды.

Тәрбиягә алган гаиләдә яшәү кысаларындагы пилот проектына түбәндәге өлкән яшьтәге гражданнар исәп тота ала: республиканың дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче 55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, шулай ук социаль яклау органнары тарафыннан өлешчә яки тулысынча үзләрен үзләре карау сәләтен яки мөмкинлеген югалткан, мөстәкыйль йөри алмаган, төп яшәү ихтыяҗларын тәэмин итә алмаган, дип табылган ялгызлар яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, социаль хезмәтләрне стационар формада алуга мохтаҗ булган гражданнар исәп тота ала. Болар – инвалид булган һәм инвалидлыгы булмаган өлкән яшьтәге кешеләр.

Кабул итүче як (кандидат)

Татарстан Республиксы территориясендә тору урыны булган, өлкән яшьтәге гражданны карау бурычларын үз өстенә алган, өлкән яшьтәге гражданның гаилә әгъзасы булмаган (ире яки хатыны, баласы, тәрбиягә алган баласы, тулы туган (бертуган), яки тулы булмаган туган (уртак әниле яки әтиле), апасы яки сеңлесе, туганнан туган энесе яки сеңлесе, оныклары яки аның ире (хатыны) булмаган, хезмәткә яраклылык яшендәге (60 яшькә кадәрле ир-атлар, 55 яшькә кадәрле хатын-кызлар) юридик хокукка ия гражданнар.

Проект буенча, әгәр ярдәмче өлкән яшьтәге кешене үз гаиләсенә ала һәм аны карый икән, аңа түбәндәгечә айлык акчалата түләү каралган:

 III төркем инвалидны яки инвалид булмаган гражданны караган өчен – 6 мең сум;

II төркем инвалид өчен – 8 мең сум;

I төркем инвалид өчен – 10 мең сум.

Тәрбиягә алган гаиләне оештыру тәртибе

Проектны тормышка ашыруда катнашу өчен түбәндәге күп кенә таләпләрне саклау мәҗбүри: өлкән яшьтәге кеше һәм кандидатның үзара ризалашуы, кабул итүче гаиләнең балигъ булган әгъзаларының ризалыгы, торак мәйданының җитәрлек булуы, яшәү минимумыннан да ким булмаган керемле билгеле бер матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе. Потенциаль кабул итүче яктагы гаилә әгъзаларының һәркайсының хроник характердагы авырулары (яман шеш авырулары һәм аларның рецидивлары) һәм зарарлы бәйлелекләре булмау. Кандидатның һәм аның барлык гаилә әгъзаларының хөкем ителгән булмаулары.

Тәрбиягә алучы гаилә булдыру максатында «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Республика матди ярдәм үзәге» (компенсацион түләүләр) дәүләт казна учреждениесе, кандидат һәм өлкән яшьтәге граждан арасында дүртъяклы килешү төзелә. Шушы ук документта өлкән яшьтәге гражданга күрсәтелергә тиешле булган хезмәтләр исемлеге дә билгеләнә.

«Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге кешенең яшәү шартларын ай саен контрольдә тотачак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДАСХКУ га мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның адресы: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 48 йорт, тел.:      (8552)71-39-09, 70-31-03.          



Четверг, 20 июля 2023, 10:33