Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»нең 2023 елга дәресләр планы - (карарга).   

Өлкән яшьтәгеләр дә, барлык кешеләр кебек үк, уңышларга шатланалар, билгесезлекләр алдыннан борчылалар. Өлкән яшьтәге гражданнарга аларның яшендә, әйтик, 70 яшьне узгач та, сәламәтлекләре чикле һәм профессиональ карауга мохтаҗ булсалар да, аларның үз потенциалларын тормышка ашырып бәхетле булуларына, тулы канлы тормыш белән яшәүләренә ярдәм күрсәтү – «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектында чагылыш тапкан, дәүләт тарафыннан билгеләнгән мөһим юнәлешләрнең берсе.

Заманча яңа формаларны, технологияләрне үзләштерү һәм кертү әлеге проектны тормышка ашыруга булышлык итә. Андый технологияләргә өлкәннәрне озак вакытка сузылган карау системасы керә. Ул аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә караучы туганнарын, белгечләрне һәм башка затларны өйрәтү өчен «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»н оештыруны, гомуми карау һәм техник тернәкләндерү чараларыннан файдалану принципларын үз эченә ала.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе» 2020 елда үз ишекләрен ачты. Өйрәтү дәресләрен түләүсез нигездә атна саен штаттагы хезмәткәрләр: табиб, социаль эш белгече, психолог үткәрә. Хәзерге заман шартларын исәпкә алып, индивидуаль эшләүнең көндезге һәм дистанцион формалары да кулланыла.

«Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»нең төп бурычы – тыңлаучыларны яшьләре өлкән яки инвалид булу сәбәпле үз-үзләрен карау кыенлашкан, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны үз-үзләрен карау күнекмәләренә, шулай ук таякларны, култык таякларын дөрес тотарга, коляскалардан һәм башка техник тернәкләндерү чараларыннан файдаланырга өйрәтү.

Дәресләр программасында: гомуми карауның теоретик нигезләрен өйрәнү һәм күнекмәләрне практикада үзләштерү, өзлегүләрне профилактикалау, опекадагыларны үз-үзләрен карарга, гигиена, туклану һәм ашату кагыйдәләрен үтәүгә, беренчел табиб ярдәмен кабул итүгә өйрәтү.

Укытуның төп үзенчәлеге булып аның практик юнәлешлелеге тора. Төгәлрәк әйтсәк, «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»ндә алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең туганнарына аларның тормышын мөмкин кадәр тулырак һәм сыйфатлырак итү өчен шартлар тудыру мөмкинлеген бирә.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән үз һөнәре буенча эшләүчеләр өчен «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»ндә укып өйрәнү исә, аларның квалификациясен һәм һөнәри компетенциясен күтәрүгә булышлык итә.

«Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе» эшли башлаганнан бирле проектның белем бирү чаралары кысаларында 300 дән артык кеше белем һәм күнекмәләр алды. Алар – чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган авыр хәлдәге һәм сәламәтлекләре какшаган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны караучы туганнары, социаль эш буенча белгечләр, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының социаль хезмәткәрләре.

Дәресләрнең уңай нәтиҗәләр бирүен аңа йөрүче тыңлаучылар югары бәяли.  С. Екатерина, мәсәлән, әлеге дәресләрнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап, «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе» эшендә катнашканчы, ятып кына торучы, авыр хәлдәге әнисен караудагы кайбер кыенлыклар белән очрашуын, гигиена процедуралары үткәрү өчен аны күчерергә туры килгәндә, аның сәламәтлегенә зыян китерүдән куркуын сөйли. Моннан тыш, даими физик йөкләнеш нәтиҗәсендә, аркасында, бөтен тән мускулларында авыртулар да килеп чыккан. Ятып торган авыруларны карау буенча биредә үзләштерелгән ысуллар аның эшен нык җиңеләйткән, хәзер аның барлык гамәлләре дә әнисенә кыенлык, нинди дә булса авыртулар тудырмый башлаган. Әнисен киендерү вакыты кыскарган, чөнки туңу авыруга сәбәпче булыр иде. С. Екатерина сүзләренә караганда, аның физик йөкләнеше кимегән, мәктәптә үзләштергән алымнары әнисен урыныннан күчерергә туры килгәндә, үзенә дә имгәнүләр алмау мөмкинлеген биргән.

Социаль хезмәткәрләр карый торган социаль хезмәттән файдаланучылар үзләре дә сәламәтлекләре торышының яхшыруын билгелиләр. Ш. Мария, мәсәлән, элек кроватьтан урындыкка күчеп утырганда егылудан курыккан булса, хәзер, аны караучы социаль хезмәткәр Г. Зөлфия, әлеге мәктәптә яңа алымнар үзләштергәч, элекке куркулары беткән һәм аңа барлык хәрәкәтләрне мөстәкыйль рәвештә ул үзе башкара кебек тоела башлаган.

Өлкәннәргә хөрмәт белән карау, соңгы көннәренә кадәр ярдәм күрсәтү традициясе илебездә күптәннән яши. Үз әти-әниләрен яраткан балаларга бу эш бурыч кебек саналмый, ә яшәү рәвеше булып тора. «Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»ндә һәр тыңлаучы чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле һөнәри белем багажы ала.

«Тернәкләндерү һәм өлкәннәрне карау мәктәбе»ндә белем һәм күнекмәләр алырга теләүчеләр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 48 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә яки 8 (8552) 70-31-03, 71-39-09 телефоннарына шалтырата ала. 



Пятница, 30 июня 2023, 11:02