Мы в социальных сетях

Описание:

Социаль хезмәттән файдаланучылар тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булдылар . "Археология" һәм "Идел буе Болгар дәүләте" экспозицияләре бүлекләрендә алар таш һәм бронза гасыр коралларын, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен карадылар. "Крестьян өенең бизәлеше" экспозициясен карап, татар һәм рус халыкларының элекке чордагы көнкүреше белән таныштылар. ХIХ-ХХ гасырларда шәһәр тарихын социаль хезмәттән файдаланучылар фотографияләр һәм документларда карадылар. Күргәзмәдә Түбән Кама ГЭСы төзелешенең фотографияләре һәм документлары аша шулай ук шәһәребезнең тарихы белән таныштылар. Экскурсия бик файдалы һәм кирәкле булып чыкты.



Вторник, 20 декабря 2022, 14:12