Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Республика матди ярдәм үзәге Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәген төзү турында» 2005 елның 20 июнендәге 296 номерлы Карары һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2005 елның 29 июлендәге 99 номерлы приказы нигезендә төзелде.

Республика матди ярдәм үзәген гамәлгә куючы булып Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Исемен үзгәртү һәм яңа редакциядәге Уставны раслау турында» 2007 елның 27 сентябрендәге 100 номерлы Приказы нигезендә, учреждение «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе итеп үзгәртелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт казна учреждениеләре исемлеген раслау турында» 2010 елның 17 августындагы 660 номерлы Карары һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының «Яңа редакциядәге Уставны раслау турында» 2011 елның 22 ноябрендәге 672 номерлы Приказы нигезендә «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе итеп үзгәртелде.

Республика матди ярдәм үзәге үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының 2022 елның 1 февралендәге 73 номерлы Приказы белән расланган, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2022 елның 24 гыйнварындагы 150-р номерлы Боерыгы белән килештерелгән Устав нигезендә гамәлгә ашыра.



Четверг, 11 января 2024, 12:44