Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Башкарма комитеты хокук идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләре

Идарәнең төп бурычлары булып Башкарма комитет эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү, аның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт хакимияте органнарында (судта), җирле үзидарә органнарында, башка оешмаларда билгеләнгән тәртиптә яклау, шулай ук Башкарма комитет тарафыннан чыгарылган хокукый актларның законлылыгын тәэмин итү.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә идарәнең төп функцияләре:

1) Башкарма комитетның вәкаләтләрен тормышка ашыру буенча эшчәнлеген аналитик һәм хокукый яктан тәэмин итү;

2) гамәлдәге законнарны һәм алардагы үзгәрешләрне анализлау һәм системалаштыру;

3) Башкарма комитет эшчәнлегенең билгеләнгән предметы өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын үзгәртү яисә куллану мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аналитик һәм башка материаллар әзерләү;

4) дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары запрослары буенча мәгълүмати материаллар әзерләү;

5) Башкарма комитет эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган хокукый мәсьәләләр буенча бәяләмәләр әзерләү;

6) гражданнардан һәм юридик затлардан кергән эш документлары, мөрәҗәгатьләр, гаризалар, шикаятьләр буенча җаваплар һәм карарлар проектларын әзерләү;

7) муниципаль берәмлекнең норматив хокукый актларын системалаштырылган исәпкә алуны гамәлгә ашыру;

8) Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе күрсәтмәләре нигезендә муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

9) муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында яисә муниципаль хокукый актларны гамәлдән чыгару (үз көчләрен югалткан дип тану турында), алар закон нормаларына яки югарырак юридик көчкә ия муниципаль хокукый актлар нормаларына каршы килгән очракта, тәкъдимнәр әзерләү;

10) муниципаль хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза үткәрү;

11) муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү;

12) Башкарма комитет һәм дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар тарафыннан төзелә торган шартнамәләр (килешүләр) проектларына хокукый экспертиза үткәрү;

13) Башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган ышаныч кәгазьләрен әзерләү һәм теркәү;

14) территориаль иҗтимагый үзидарә органнары тәкъдимнәренә хокукый экспертиза үткәрү;

15) Башкарма комитетның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт хакимияте органнарында (судта), җирле үзидарә органнарында, башка оешмаларда билгеләнгән тәртиптә яклау;

16) претензия-дәгъва эше;

17) суд актына шикаять бирү өчен законлы нигезләрнең булуы (булмавы) турында бәяләмә әзерләү;

18) Башкарма комитет эшчәнлеген камилләштерү максатларында суд бәхәсләрен карау нәтиҗәләрен анализлау һәм гомумиләштерү;

19) Башкарма комитет түләттерә торган үтәтү кәгазьләре буенча суд карарларын үтәүне тәэмин итү;

20) Башкарма комитетның киңәшмә органнарын хокукый яктан тәэмин итү;

21) муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү, муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәргәндә хокукый яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыру;

22) Башкарма комитет хезмәткәрләренә, кирәк булганда, Башкарма комитет эшчәнлегенең билгеләнгән предметы өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен аңлату буенча эш алып бару.

Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.


Җитәкче:

Дерлюкова Елена Владимировна

Башкарма комитетның хокук идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Аналитик эшләр бүлеге

Сөнгатуллина Гүзәл Ахмай кызы

Аналитик эшләр бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Хокукый экспертиза бүлеге

Филиппова Иолана Владимировна

Хокукый экспертиза бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Суд-хокукый эшләр бүлеге

Крикун Юлия Илдус кызы

Суд-хокукый эшләр бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 09:23