Мы в социальных сетях

2019 елның 2 декабре – 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләү срогы. Бүгенге көндә салымнарны күпләп автоматлаштырылган рәвештә исәпләү процессы бара, көз көне дә, күчемсез милек, җир кишәрлекләре һәм транспорт чаралары хуҗалары булган чаллылылар салымга кагылышлы хатлар алачак. Бу хәбәр салым түләүченең шәхси кабинеты яки почта аша ирешәчәк.

Быелдан башлап физик затларга милек салымнары һәм НДФЛ өчен җибәрелә торган салым белдерүләре формасы үзгәрә. Хәзер аңа салымнарны бюджетка күчерү өчен мәгълүмат кертелә, шуңа күрә уведомление белән бергә аерым түләү документлары (түләү документлары формасы буенча квитанцияләр) җибәрелмәячәк. Салым хатларында хәзер салым түләүләре күрсәтелми торган мөлкәт объектлары турында мәгълүмат юк. Мәсәлән, әгәр граждан салым түләүдән азат итә торган салым ташламасын кулланса яки салым түләүченең салым суммасын каплый торган артык түләүсе булса.

Физик затларның милек салымнары буенча законнардагы үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат белән Федераль салым хезмәте сайтында nalog.ru танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 10:50