Мы в социальных сетях

Кичә Казанда «Татар кызы-2019» республика конкурсының финалы узды. Бәйрәм кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узды. Финалда Татарстанның төрле почмакларыннан 12 кыз катнашты. Конкурста Чаллыдан Азилә Әюпова җиңү яулады. Ул КФУның 4 нче курс студенты, инглиз һәм испан телләрен өйрәнә.

Ул әле «Сабантуй гүзәле-2018» шәһәр конкурсында катнашучы да. Җиңүчегә 50 мең сумлык бүләк сертификаты һәм калфак тапшырылды. 27 сентябрьдә Азилә Әюпованы Ижауга сәфәр көтә, ул анда  "Татар кызы-2019" халыкара конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак.

Җомга, 13 сентябрь 2019, 13:18