Мы в социальных сетях

Шәһәр Хакимиятендә ТР Дәүләт заказы агентлыгының генераль директоры Яков Геллер катнашында республика маркетинг үзәге буенча семинар-киңәшмә булды. Семинарда 400 гә якын эшмәкәр һәм шәһәр предприятеләре хезмәткәрләре катнашты.

Катнашучыларга үз шәһәреңдә продукция белән тәэмин итүчеләрне яки продукциягә заказ бирүчеләрне табу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Бүгенге көндә эшмәкәрләргә мондый мөмкинлекне ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы»: http://bp.zakazrf.ru.бирә. Биредә эшмәкәрләр үз товарлары турында мәгълүмат куя, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләтүгә запрос җибәрә ала.

Җомга, 18 октябрь 2019, 15:31