Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Валентина Алексеевна Корнаухова – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Венера Наумкина котладылар.

Валентина Алексеевна Татарстанның Минзәлә районы Яңа Маҗын авылында крестьян гаиләсендә туа. Яңа Маҗын урта мәктәбендә 5 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшче, сыер савучы булып эшли. 1949 елда фронтовик Корнаухов Алексей Ефимовичка кияүгә чыга. 1959 елда Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр, анда ул төзелешкә төрле эшче булып урнаша. Бәхетле гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Пенсиягә чыкканчы кою заводында эшли. Валентина Алексеевнаның биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шимбә, 19 октябрь 2019, 15:28