Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда беренче тапкыр журналистлар һәм блогерлар арасында фитнес-форматта ярышлар узды. Чараны мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе ярдәмендә «Планета Фитнес»администрациясе оештырды. Һәр командада сигез катнашучы булды, аларга берничә сынау узарга кирәк иде.

Үз көчеңне сынау, чыдамлылык, баланс, командада эшләү, шулай ук иҗади, логикага һәм тапкырлыкка  юнәлдерелгән конкурслар оештырылды.

Нәтиҗәдә, жюри, гомуми балларны санап, әлеге ярышта блогерлар командасы җиңүче булды, дип билгеләде. Алар 248 балл җыйды, шул ук вакытта журналистлар – 234.

Катнашучылар алдында бәйрәм алды атмосферасы булдыру өчен Кыш Бабай пәйда булды, ул барлык катнашучыларга да мандариннар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бу – мәгълүмати сәясәт идарәсе тарафыннан медиакиңлек вәкилләре өчен оештырылган беренче спорт чарасы түгел. Ел башында  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «кыяга» менү буенча турнир үткәрелгән иде.

 Алсу Кафиатулова фотолары

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 11:21