Җомга, 17 май 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда Ватан Геройлары көненә һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына багышлап, «Кызыл канәфер» исеме астында патриотик җырлар башкару буенча шәһәр конкурсының гала-концерты үткәрелде. Гала-концертта конкурс лауреатлары: Әминә Вәлиәхмәтова, Милана Алёшина, Мария Малыгина, Марк Кузнецов, Амелия Павлова, Эльвина Минакова, Ләйсән Хәмәдиева, Аделина Әхмәтова, Алина Сибгатуллина, Рим Нуриев, Айсылу Вәлиева, Әмин Сафин, «Эвегрин» ансамбле, «Лучики» вокаль триосы катнашты.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Концерттан соң «Кызыл канәфер» патриотик җырлар конкурсында җиңүчеләргә тантаналы шартларда дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

«Кызыл канәфер» патриотик җырлар конкурсы ТР «Яшь армияче» хәрби-патриотик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлеге планын һәм «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клубының «Йолдыз» шәһәр хәрби-патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 15:56