Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары Ирландия башкаласы Дублинда WTF олимпия үлчәү категориясендә тхэквондо буенча үткәрелгән Европа Чемпионатында катнаштылар. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган чаллылылар ике медальгә лаек булды. Рафаэль Камалов 80 кг авырлык категориясендә җиңү яулады, Юлия Зайцева 67 кг авырлык категориясендә өченче урынны алды. Чемпионатта команда беренчелеген яулаган Россия җыелмасы «янчыгы»на Чаллы спортчылары да үзләренең лаеклы өлешен кертте.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 16:43