Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәһәрнең 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясендә дәүләт идарәсе турында дәресләр үткәрде.

 «Россия Федерациясендә дәүләт идарәсе турында дәресләр уздыру өчен бу мәктәпне сайлавым очраклы түгел. Бүген мин бирегә укучылар һәм укытучылар белән очрашып, аларга дәүләт төзелеше, закон чыгару процессы технологиясе, демократия принциплары турында сөйләргә генә килмәдем. Минем укучыларга аларның мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Канзафаров  Ренат Сәгыйтовичның оборона буенча Дәүләт Комитеты бүләгенә лаек булуы турында хәбәр итәсем килде. Россия Федерациясе Герое, генерал-полковник Шаманов Владимир Анатольевич имзалаган Дәүләт Комитеты Рәхмәтен тапшыру – минем өчен зур дәрәҗә. Туган илебезнең чын патриоты булуыгыз, үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә өлеш кертүегез өчен рәхмәт Сезгә, Ренат Сәгыйтович!» – диде Әлфия Когогина.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 08:41