Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Инвалидлар спартакиадасы – спорт сөючеләрне берләштерә торган, һәр елны үткәрелеп килүче чара. «Олимпия» спорткомплексы Автозавод районында яшәүче физик мөмкинлеге чикле кешеләрне бүген янәдән үзенә җыйды. Ярышлар спортның өч төрендә: армспорт, шашка, дартс буенча үткәрелде. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләкләр бирелде.

Призлы урыннарга чыгучылар 5 декабрьдә «Яр Чаллы» спорт комплексында узачак шәһәр спартакиадасында Автозавод районы данын яклаячаклар.

Катнашучыларны теркәү - 9:00 сәгатьтә, чара үзе 10:00 сәгатьтә башлана.


Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 15:09