Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы халкы да "Юмарт сишәмбе" акциясенә кушылды. Бөтендөнья инициативасы кысаларында үткәрелә торган акция барышында «Дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт учреждениесе табиблары  йорт хайваннарына бушлай ветеринария хезмәте күрсәттеләр һәм аларның сәламәтлек торышы буенча хуҗаларының төрле сорауларына җавап бирделәр.

Шәһәр участок ветеринария дәвалау учреждениесенә 23 клиент килде, көн азагына алар 30дан артыкка җитәр дип көтелә.Үткәрелгән чара өчен клиентлар берләшмә җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 16:42