Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы мохитне норматив җайга салу» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән электрон хезмәт кенәгәләрен кертә торган хезмәт законнарына төзәтмәләрне соңгы укылышта кабул итте.

2020 елның 30 июненә кадәр эш бирүче һәрбер хезмәткәргә кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсе арасында сайлау хокукы турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен алып баруның нинди формасын сайлавы турында язма гариза бирә ала, әмма гариза бирелмәгән булса, эш бирүче хезмәт кенәгәсен кәгазь рәвештә алып баруны дәвам итәчәк. Шул ук вакытта эшкә беренче тапкыр 2020 елның 31 декабреннән соң килгән затларга кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелмәячәк.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина әлеге инициативага түбәндәгечә комментарий бирде: «Һәр хезмәткәр цифрлы һәм кәгазь хезмәт кенәгәсе арасыннан сайлап алырга хокуклы. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү акрынлап, ирекле булачак һәм ул предприятие һәм оешмаларның кадрлар бүлекләрен артык күп хезмәт чыгымнарыннан азат итәргә, кәгазь мәшәкатеннән котылырга, документлар әйләнешен җиңеләйтергә һәм югалган очракта, документларны торгызырга мөмкинлек бирәчәк».

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү 60 млн га якын хезмәткәргә һәм 8,4 млн хуҗалык итүче субъектларга кагылачак. Программаны эшләүчеләр уйлавынча, закон хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларның сакланышы дәрәҗәсен арттырачак, эш бирүченең кадрлар хезмәте белән үзара бәйләнештә эшләүчеләр өчен эшкә урнашу процедурасын гадиләштерәчәк, эш бирүченең һәм эшкә урнашу белән бәйле хезмәткәрнең чыгымнарын киметәчәк.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 08:53