Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 декабрьдә, кеше хокуклары көне алдыннан, Татарстанда хокук мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бушлай «кайнар линия»се эшләячәк. Чаллылылар сорауларына 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле региональ үзәге, Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фондының төбәк бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк.

«Кайнар линия»нең төп телефоны: (843) 236-00-71. Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 - хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-15 - мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-28 - инвалидларның хокукларын яклау, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.

Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 08:00