Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда бизнес-бергәлек мәсьәләләрен тикшерү буенча стратегик сессия узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Очрашу мәйданчыгы «Нур» яшьләр үзәге булды. Шәһәр башлыгы ремонттан соң бинаны карап чыкты. Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәге архитектура воркшопы объектлары исемлегенә керде.

Эшмәкәрләр белән очрашу шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, шәһәр Башкарма комитеты һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында узды.

Сессия түгәрәк өстәлләр форматында узды. Очрашуда катнашучылар өч аудиториядә урнаштылар. Дискуссия мәйданчыкларының берсендә сүз үзмәшгульләргә салым салу системасы турында барды. «Бүген үзмәшгульләр – әзерлекле, үз-үзләрен тәэмин итәрлек кешеләр, алар билгеле бер компетенцияләргә ия. Мәсәлән, инглиз теле яки математика буенча репетитор. Бүген интеллектуаль хезмәт һәм конкрет производство белән шөгыльләнүче бу кешеләр – иртәгә һәм берсекөнгә кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләренә үсеш ала. Шулай итеп, якын киләчәктә үзмәшгульләр ярдәме белән теләсә кайсы муниципалитетның нигезе булган яңа кече һәм урта предприятиеләр үсә ала», – дип ассызыклады Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.

Эшмәкәрләргә башка залда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын тәкъдир иттеләр. Өченче түгәрәк өстәлдә катнашучыларга салым органы карары буенча банк хисапларын блокировкалау булган очракта нишләргә икәнлеге турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, бүген Яр Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 55 меңнән артык Чаллы кешесе эшли.

Җомга, 6 декабрь 2019, 18:25