Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Яр Чаллы шәһәрендә халыктан калдыкларны аерым җыю инфраструктурасын формалаштыру»темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашуда районнарның ТКХ бүлекләре, экологик юнәлешле коммерция оешмалары вәкилләре, ТИҮ рәисләре һәм вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм актив чаллылылар катнашты. Чарада экспертлар-депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Николай Атласов, «ГРИНТА» Татарстан Республикасы көнчыгыш зонасының халык һәм муниципалитетлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Александр Малофеев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Колесова катнашты.

"Чиста бит" экодәрәҗәсе җитәкчесе Рәзилә Сәхәбиева ишегалларында ПЭТ-шешәләр өчен челтәрле контейнерлар урнаштыруга халыктан 62 заявка алынуын әйтте. Аларны үтәү өчен контейнерларны региональ оператордан урнаштыруга язма рөхсәт кирәк.

Уңай мисал сыйфатында «Мастер» торак милекчеләре ширкәтенең тәҗрибәсен карадылар, алар 2016 елдан калдыкларны аерым җыю белән шөгыльләнә. Шуның аркасында чүп-чар саны өч тапкыр кимегән, барлыкка килгән көнкүреш калдыкларының 2/3е эшкәртүгә җибәрелә, ә чүп чыгаруга экономия 54% тәшкил итә. 

«Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте активисты Артем Леонов ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» республика программасына контейнер мәйданчыгына өстәмә таләпләр кертергә һәм калдыкларны аерым җыю өчен алты контейнер урнаштыру мөмкинлеген исәпкә алырга тәкъдим итте. Тәкъдим ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәреләчәк. 

Шулай ук очрашуда катнашучылар куркыныч калдыклар белән эш итү темасы буенча фикер алыштылар. Әйтик, Чаллыда батарейкалар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Республика программасы кысаларында «Дюрасел» компаниясе белән берлектә утильләштерелә, ә терекөмешле лампаларны шәһәрдә бушлай фәкать «Проминдустрия» кабул итү пунктлары гына кабул итә.

Шимбә, 7 декабрь 2019, 11:45