Мы в социальных сетях

Татарстан республикасында дүрт ябык футбол манежы төзеләчәк. Аларның икесе Казанда, берсе Яр Чаллыда һәм Түбән Камада. Бүген республиканың өч шәһәрендә төзелеш тантаналы старты узды. Видео-конференц-элемтә режимында катнашучыларны бу вакыйга белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты, Яр Чаллы шәһәре футбол федерациясе рәисе Евгений Вайнер, "КАМАЗ" ФК генераль директоры Айнур Миңнеханов, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

"Без футбол белән җәйге чорда гына шөгыльләнә алган климат зонасында яшәвебезне аңлыйбыз һәм  бу булачак спортчылар, футбол, регби сөючеләрне әзерләүдә нык чагыла. Шуңа күрә без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында әлеге проектны гамәлгә ашыру турында Карар кабул иттек. Кыска гына вакыт эчендә, инде киләсе елда файдалануга тапшырырбыз дип ышанам. Шуңа күрә сез - яшьләргә өмет. Сез - безнең киләчәк! Сезнең янәшәгездә тренировка үткәрәчәк өлкән буын булачак. Мин бу безнең республика өчен бик мөһим вакыйга дип саныйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа манеж "Гренада" паркында "КАМАЗ" стадионы янында урнашачак: "Футбол яратучылар өчен билгеле урын. Бу стадионда үз вакытында танылган "Спартак" - Мәскәү, "ЦСК" командалары уйнады. Искәртеп узабыз, Россия футболының югары лигасына Татарстаннан беренче булып Яр Чаллы шәһәре командалары чыкты. Ул вакытта бу "КАМАЗ"командасы иде. Мин Яр Чаллы шәһәрендә булган футболның яхшы тарихы турында искә төшереп үтәсем килә. Чаллыда футболны яраталар, аны хөрмәт итәләр", - диде Наил Мәһдиев.

Бина тренажер залын, көтү зонасын, медицина блогын, спорт инвентарьларын һәм махсус техниканы саклау бүлмәләрен үз эченә ала. Объектны 2020 елда тапшыру планлаштырыла.

Шимбә, 7 декабрь 2019, 13:25