Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында коррупциягә каршы республика яшьләр форумы узды. Форумда 2019 елгы коррупциягә каршы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм коррупциягә каршы тематикага конкурсларда һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләре арасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында – Чаллыдан «Актив яшьләр корпорациясе» активисты Валерия Ломако да бар. Ул Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча яшьләр ярдәмчеләре конкурсында җиңү яулады.

Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 09:36