Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фестивальнең беренче блогы Идел буе халыклары иҗатына, икенчесе – чит ил халыкларына, өченчесе Кавказ халыкларына багышланган иде, дүртенче блокта Фестивальнең гала-концерты узды.

Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина мөрәҗәгать иттеләр.

Бәйрәм кунаклары өчен төрле халыкларның милли киемнәре, көнкүреш әйберләре һәм ашлары күргәзмәсе оештырылган иде.

Концертны "Чишмә"нең балетмейстеры Рәсимә Хәйбуллина куйды. Солистлар Валентина Сидорова, Лилия Мортазина һәм Рэм Кәримов башкарган "Эх, Россия" җыры астында сәхнәгә концертта катнашкан һәр халык вәкилләре чыкты.

Дүшәмбе, 9 декабрь 2019, 11:56