Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Бу көнне сертификатларны 65 Чаллы гаиләсе алды.

Гаиләләрне балалары туу белән Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,8 мең гаилә 13,8 млрд сумнан артык акча белән эш иткән. Ана капиталы белән эш итүдә иң популяр юнәлеш булып, торак шартларын яхшырту тора. Автокаланың 90 % гаиләсе шундый мөмкинлектән файдаланган. Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru, Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин  .

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 17:02