Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда синхрон йөзү буенча Татарстан Республикасының команда ачык беренчелеге башланды. Ярышларга Казан, Ижевск, Сочи, Пермь, Түбән Новгород, Балаково спорт мәктәпләреннән 292 спортчы килгән. Ярышлар "Дельфин" бассейнында 12 яшь һәм аннан яшьрәк, 13-14-15 яшьлек үсмерләр арасында узачак. Спорт чарасын Чаллы синхрончыларының күрсәтмә чыгышлары ачып җибәрде. "Дельфин" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр халыкара ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 2019 елда Чаллы синхрончылары Россия чемпионатында «Хайлайт» төркем дисциплинасында бронза медальләр яулады, ә  Артур Коршунов һәм Анна Гордеева дуэты көмеш медальләргә ия булдылар. Шулай ук Хорватиядә узган синхрон йөзү буенча Халыкара турнирда Чаллы командасы беренче урынны алды.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 18:32