Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «КАМАЗ» мәдәният сараенда Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында «Ил төзүчеләренә дан!» дигән әдәби-музыкаль чара узды. Артистлар тамашачыларны СССР чорының мөһим төзелеш объектлары һәм заманча төзелеш корылмалары белән таныштырдылар. «КАМАЗ» заводы һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә зур игътибар бирелде. Сәхнәдән тематик җырлар яңгырады, шул исәптән Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Аккош» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Ольга Кузьмичева – Дробышевская башкаруында «Минем Чаллым – минем автокалам» автор композициясе башкарылды.

Әдәби-музыкаль композиция кысаларында «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгына багышланган акция узды, анда килүчеләр «КАМАЗ» автомобиле моделе белән истәлекле фоторәсемнәргә төшә алды. Тамашачылар игътибарына виртуаль фотокүргәзмә форматында автогигантны төзү һәм торгызу этаплары турында архив фотоматериаллары тәкъдим ителде.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 09:46