Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Клавдия Степановна Шакурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Башкортстанның Бакалы районы Килеево авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда дүрт сыйныф укыдым. Мария Петровнага 12 яшь булганда сугыш башлана. Сугыш елларында ул туган авылында эшли 1949 елда үз парын очрата, кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә ике кыз дөньяга килә. Аннан гаилә Әлмәткә күченә, Клавдия Степановна анда "Альметьевскнефть"та пешекче булып эшли. Лаеклы ялга да шушы оешмадан китә. Хәзер ветеранны өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм 26 комплексның ветераннар советы рәисе Зәрия Ситдыйкова котлады. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән Клавдия Степановнага азык-төлек пакеты тапшырылды.

Җомга, 13 декабрь 2019, 14:41