Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «LADY MAMA 2020» проекты старт алды. Бу матурлык һәм талант фестивале, ул әниләргә үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. ⠀ 

Катнашырга теләүчеләр 15 февральгә кадәр  rgazizyanova@bk.ru электрон адресына "Ladyама-2020" тамгасы белән гариза юллый алалар, https://forms.gle/Dd3KAyXeFBzEr6qMA онлайн формада анкета тутырырга да була.

Фестивальнең финалы 6 мартта түбәндәге сынаулар буенча узачак: иҗади формадагы визитка-презентация (видеоролик, фото-презентация һ.б.), конкурсантның тормышын чагылдыручы (1,5 минуттан да артмаган); интерактив (сорау-җавап) – сәхнәдә уза (фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдән сораулар биреләчәк); иҗади номер кимендә бер минут (музыкаль, шигъри, бию, сәхнә һ. б. жанрлары); кичке күлмәкләрдә дефиле. Тулырак мәгълүматны 8 900 329 5591 телефоны (WhatsApp) буенча алырга мөмкин. 

«Заман» яшьләр үзәге базасында икенче ел «Әни мохите» социаль проекты үткәрелә, анда бала карау буенча декрет ялында булган хатын-кызлар катнаша. «LADY MAMA 2019» беренче фестивале 2019 елның мартында уздырылды.

Фестиваль барышы турында мәгълүмат, фотографияләр «Әни мохите» проектының рәсми төркемендә https://vk.com/mamina.sreda урнаштырылачак . 

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 13:37