Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Чаллы» ТОСЭРы резидентларының 29 җитештерү компаниясе үз производствосын эшләтеп җибәрде, 11е эшләтеп җибәрү стадиясендә. «Эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев 2019 елда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, ТОСЭР резидентларының төп өлешен кече бизнес предприятиеләре тәшкил итә, бу 65%.

"ТОСЭРдан Чаллы һәм Россия Федерациясенең кече бизнес предприятиеләре файдаланды. ТОСЭР ни өчен кирәк? – Кече бизнес үссен өчен, Россия һәм чит ил инвесторлары килсен өчен. Бу корал кече бизнес өчен дә, Россиянең эре чит ил компанияләре өчен дә кызыклы. Без кече бизнес предприятиеләрен алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә чакырабыз", - диде Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр башлыгы 2020 елда шәһәрнең ТОСЭР үсеше перспективаларын билгеләде. «12 яхшы сәнәгать паркы, 120 гектардан артык участок бар, анда чиста кырда яңа корпуслар төзергә мөмкин, 2020 елның гыйнварыннан резидентларга кагылышлы керү чикләренең кимүе күзәтелә. Яр Чаллы шәһәренең ТОСЭРы кызыклы территория булып кала», - дип өстәде Наил Мәһдиев.

Шәһәр территориясендә әзер инфраструктуралы 12 индустриаль парк бар, шуларның берсе – «КИП «Мастер» Европа индустриаль паркы, мәйданы 1,3 млн кв. метрдан артык. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 27 декабрендәге карары белән резидентлар өчен инвестицияләр күләме һәм эш урыннары булдыру буенча таләпләр үзгәрде. Әйтик, капитал салуның минималь күләме 50 млн сумнан 20 млн сумга кадәр киметелде, ә эш урыннары белән тәэмин итү - 30 млн нан 15 млн га кадәр. Шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр, хәзер ТОСЭР резидентлары була ала. 

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 09:02