Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр даруларга акча ала алалар. Бу ярдәм чарасы Россиядә беренче тапкыр 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелгән. Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина белдерүенчә, түләү җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Моның өчен «Ак БАРС» банкында махсус блокланган максатчан шәхси счетлар ачарга һәм керемнәр турында мәгълүматны матди ярдәм бүлегенә җиткерергә кирәк. 

"Биш мең сум күләмендә акча блокланган шәхси счетларга күчерелә. Бу шәһәребезнең даруханә челтәрендәге даруларга гына тотарга мөмкинлек бирәчәк шәхси счет. Хәзерге вакытта әлеге ярдәмне сорап 200гә якын кеше мөрәҗәгать иткән, әлегә шуларның 30ы гына махсус счет ачтырган.  Ата-аналар Социаль яклау органнарына айлык пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәннәр һәм бу пособие аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән икән, димәк алар әлеге түләүгә автомат рәвештә хокук алалар. Түләү 26 февральдән дә соңга калмыйча, гыйнварда мөрәҗәгать иткән барлык кешеләргә биреләчәк", - дип хәбәр итте Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина.

Билгеләп үтик, түләү балага айлык пособие бирү чоры дәвамында бер тапкыр биреләчәк.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 10:45