Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ВЭБ рәисе Игорь Шувалов һәм РФ моношәһәр фонды генераль директоры Ирина Макиева «Мәскәү-Казан-Яшел Үзән» телекүпере вакытында бүләкләр белән алмаштылар. Алар «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында Wildberries онлайн-ритейлерының эре бүленү үзәген төзү барышы турында фикер алыштылар. 

Телекүпер барышында Рөстәм Миңнеханов Игорь Шуваловка Чаллы заводында җитештерелә торган хоккей кәшәкәсен тапшырды. Бу – Россиядә хоккей кәшәкәләре җитештерү буенча беренче завод һәм аңа берничә ел элек танылган хоккейчы Данис Зарипов нигез салган. Билгеле булганча, Данис Казанның «Ак Барс» командасында бик күп сезоннар уйнады. Нәкъ менә шуңа күрә ул производствоны Татарстанда, Чаллыда оештырып җибәрде. Игорь Шувалов президентка 19 гасыр ахыры-20 гасыр башында Россия империясенең Казан губернасы картасын бүләк итте.

Моннан тыш, компания хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, шәһәрдә эшмәкәрләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, бизнесны нульдән башлап оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 15:28