Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 27 комплекста «Безнең ишегалды» проекты кысаларында чаллылылар белән очрашу узды. Башкарылачак эш масштабларын бәяләргә Казаннан архитекторлар төркеме килде. Кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев, Автозавод районы башлыгы Винер Харисов, ТИҮ рәисләре һәм йортлар буенча өлкәннәр каршы алды.


Проектны тормышка ашыруда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив катнаша. 27 комплекста барлыгы 15 йорт бар. Чаллы халкы микрорайонны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай итеп, бу районда яшәүчеләрне яңгыр канализацияләрен, җәяүлеләр тротуарларын, парковка урыннарын төзекләндерү проблемалары борчый.

Ишегалды территорияләрендә юлларга һәм тротуарларга асфальт җәю, борт ташлары кую, яктырту, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, территория мөмкинлек бирсә, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү планлаштырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күпфатирлы йортларның милекчеләре арасында анкеталаштыру үткәрелде. "Безнең ишегалды" масштаблы проектының инициаторы-Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Республиканың күп фатирлы йортлары ишегаллары өч ел дәвамында яңартылыр дип планлаштырыла.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 16:42