Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Конкурска барлыгы 23 эш килгән. Фикер алышу барышында жюри 13 роликны сайлап алган, алар «Орион» яшьләр үзәгенең актлар залында күрсәтелде. Ун гаилә катнашучы сертификатлары, өчесе җиңүче дипломнар белән бүләкләнде.

Өченче урынны Королевлар гаиләсе яулады. Үз зарисовкасында яшь ханым иренә карата җылы хисләр кичерүен гадәти булмаган ысул белән тасвирлый. Ул зур тексны кечкенә җөмләләргә бүлеп,  аларны йөрәк формасындагы стикерларга яздыра һәм гаилә өчен әһәмиятле урыннарга ябыштыра. Болар барысы да видеога төшерелгән һәм дулкынландыргыч клип итеп монтажланган. Икенче урынны Газизовлар гаиләсе яулады. Биредә кайгыртучан әни гаилә өчен үзенчәлекле рецепт буенча әкияти ашамлык әзерләгән. Гаилә тормышы кадрлары фонында ул шигырь укыды. Беренче урынны әниләре турында фильм төшергән Яман гаиләсе алды.

Һәр гаилә фестиваль партнерларыннан һәм «Моё солнышко» балалар косметикасыннан бүләкләр алды.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 15:43