Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Кадрлар резервы» Республика проектының сайлап алу туры узды. Чара яңартылган «Нур» яшьләр үзәгендә үтте. Сайлап алу турында чаллылылар гына түгел, ә Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Актаныш һәм Кама аръягының башка шәһәрләреннән килгән яшьләр дә катнашты. Барлыгы 90га якын кеше гариза биргән, сайлап алу этабында 64 кеше көч сынашты.

Барлык катнашучыларга анкеталаштыру, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт корылышы нигезләрен белү буенча тест һәм экспертлар белән әңгәмә узарга туры килде. 

«Кадрлар резервы» проектының максаты – яшь лидерларны сайлап алу, өйрәтү һәм озата бару системасын формалаштыру, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда катнашуын активлаштыру, яшь лидерларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү. 

«Кадрлар резервы» республика проекты ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2009 елдан бирле үткәрелә. 2020 елда кадрлар резервы түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: цифрлаштыру, коммерциячел булмаган оешмалар үсеше, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен социаль сервислар. 

10 ел дәвамында проектта 12 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 2070 кеше укыту узган, шулардан 200дән артыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарына чакырылган; 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырыган; 60тан артык проект, 2320дән артык социаль акция тормышка ашырылган, 320дән артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелгән.

Чәршәмбе, 29 гыйнвар 2020, 09:47