Мы в социальных сетях

27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Страсбургта Европа Советы Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе уза. Россия делегациясе составында Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина да бар.

Россия делегациясе ПАСЕда Икенче бөтендөнья сугышы тарихын яңадан карау, үзгәртүгә, сугышларда һәлак булган сугышчыларның һәйкәлләрен һәм каберлекләрен җимерүгә каршы булуы турындагы декларация проектын кертте. Бүгенге көндә 17 милли делегациядән 77 депутат декларация астында үз имзаларын куйды.

"Үткәнне хәтердән сызып ташлап, сәяси вәзгыять уңаеннан тарихны кире үзгәртеп язсак, без киләчәгебезне югалтачагыбызны бик яхшы аңлыйбыз. Без Нюрнберг трибуналы карарларында, Европа Советының барлык илләре мәктәпләре һәм университетлары өчен тарих дәреслекләрендә чагылдырылган Икенче бөтендөнья сугышы турында дөреслекне саклап калырга кирәк дип саныйбыз", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

ПАСЕ – Европада катнашучы дәүләтләр парламентлары вәкилләреннән торган парламентара хезмәттәшлек органы.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 13:05