Мы в социальных сетях

30 нчы мәктәпнең тимурчылар отдряды Бөек Ватан сугышы ветераны Гаффар Хәбибрахман улы Хәбибрахманов янына бардылар, аңа бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм концерты оештырдылар. Гаффар Хәбибрахман улы Сталинград сугышында катнаша. Быел 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 77 ел тулу билгеләп үтелә.

Россиянең Хәрби Дан көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк районының белем бирү учреждениеләрендә патриотик уеннар уза, тематик күргәзмәләр, Хәрби дан музейларына экскурсияләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар оештырыла.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 13:34