Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

   Кытайның яңа 2019-nCoV  коронавирусы җылылыкка сизгер һәм  65 градуста гына һәлак була ала. «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә яңа вирусның үзенчәлекләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бу гадәти классик короновирус. Әйе, ул яңа кайбер билгеләре белән аерылып тора. Бу вирус та кайчандыр яңа иде, аннары ул адаптация узды. Вирус ОРВИ төркеменә керә, шуңа күрә йогу ысылу ОРВИныкы кебек. Ютәл, төчкерү нәтиҗәсендә, сөйләшкәндә әйләнә-тирә мохиткә вирус тарала ала, ул актив мохиттә тотрыксыз. Барлык мәгълүм булган дезинфекция чараларына һәм җылылыкка сизгер, әмма 65 градус температурада һәлак була. Әйләнә-тирә мохит предметларында вирус озак торалмый, шуңа күрә аның көнкүреш предметлары аша йогу куркынычы да бик аз. Бүген безнең барлык профилактика чаралары турыдан-туры короновируска түгел, ә хәзерге вакытта күтәрелә торган башка сулыш-тын юлы инфекцияләрен профилактикалауга юнәлтелгән. Бу кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп. Профилактика чаралары да шундый ук»,- диде Любовь Авдонина матбугат конференциясендә.

Шулай ук спикер сүзләренчә, яңа короновирусның инкубация чоры ике тәүлектән алып 10 тәүлеккә кадәр, максимум 14 көн тәшкил итә. Яңа короновирус күренешләре башка вирус-респиратор инфекцияләре симптомнары белән охшаш: лихорадка, көчсезлек, арыганлык, тамак ялкынсыну, ринит, сулыш алу авырлашу. Шуңа күрә, беренче чиратта, ул өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 17:11