Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең адаптив карате секциясендә тәрбияләнүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дигән физик әзерлек программасын үтәүдә үз көчләрен сынап карадылар. Катнашучыларның яше алтыдан 46 яшькә кадәр, аларның күбесенә Даун синдромы диагнозы куелган. Аларга берничә сынау үтәргә кирәк иде: идәндә утырып сыгылмалыкка тест, теннис тубы ыргыту, идәнгә яткан килеш кулларны сузу, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү. Нәтиҗәләр буенча, нормативларын үтәгән тәрбияләнүчеләр тиешле бүләкләрне берничә айдан алачак.

Сишәмбе, 4 февраль 2020, 08:28